Новгород өлкәсенең Старорусски районындагы җәйге лагерьда күпләгән баланың агулануы белән бәйле рәвештә, өлкә прокуратурасы җинаять эше кузгаткан. Агулану сәбәбе, сыйфатсыз азык-төлектән булырга мөмкин, дип фаразлыйлар. Бу эш санитар кагыйдәләре бозылу дигән матдә нигезендә тикшерелә.
Сишәмбе кич белән 100 дән артык баланы агулану белән хастахәнәгә салганнар.