Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрактагы иң зур террор гамәле өчен җаваплылыкны алучы юк


Гыйракның төньягында, берничә шартлаудан 200гә якын кеше һаләк булган урында коткару эшләре дәвам итә. Шулай ук 200 кеше яраланулар алган бу террор гамәлен башкаруда беркем дә җаваплылыкны үз өстенә алмаган. Бу хәл Гыйрак сугышы башланган бирле иң зур теракт дип бәяләнә. Һаләк булучылар һәм яраланучыларның күбесе езидлар динендә булган көртләр. Гыйракның төньягындагы Көрт автономиясе хәкимиятләре, Гыйрак хөкүмәте езидларны яклый алмавын күрсәтте, дип белдерде. Бу дини азчылылык, көртләр автономиясе янында яшәсә дә, аларга катнашмый, үзе аерым бер тормыш алып баручы кабилә.
XS
SM
MD
LG