Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабугада 1000 еллыкка әзерлек бара


Тагын берничә көннән соң , соңгы арада бик еш телгә алынган Алабуга шәһәре үзенең мең еллыгын билгелиячәк. Бүген көн-төн дирлек бу җирләрдә эшнең туктап торганы юк. Бәйрәмгә әзерлекне тикшерү максатыннан, Чәршәмбе Алабуга җирләрен премьер-министр Рөстәм Миңнеханов та карап кайтты. Бәйрәм итүгә әзерлек буенча республика комиссиясенең күчмә утырышында әйтелгәннәрдән чыгып, бу бәйрәмгә якынча 100 миллион доллар сум сарыф ителәчәк икән. "Алабугада бик күп истәлекле урыннар төзекләндерелгән. Элегрәк, без 1000 еллык тарихы булган башкалабыз белән горурланган булсак, хәзер Татарстанда үзенең шәхси йөзе булган, туристларны җәлеп итәчәк икенче шәһәр барлыкка килә", диде Хөкүмәт башлыгы. Премьер-миинстр сүзләернчә, бүген юбилейга әзерләнү кысаларында башкарылгшан эшләр Алабуга үсешенең әле беренче баскычы гына. Киләчәктә бу мәсьәләне инвесторлар хәл итәчәк.

XS
SM
MD
LG