Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү өлкәсендә Дәүләт Думасы депутатына һөҗүм була язган


Мәскәү өлкәсендә элекке авыл хуҗалыгы министры, хәзерге дәүләт думасы депутаты Виктор Семеновның халыкны кабул итү бүлмәсе утка тотылган. Бу мизгелдә депутат ул бүлмәдә булмаган. Аның вәкиле сүзләренә караганда бүлмәгә оптик төбәүле мылтыктан атканнар. Семеновның кабул итү бүлмәсе Котельники шәһәрендәге “Белая дача” авыл хуҗалыгы фермасында урнашкан. Ул хуҗалыкның иясе дә Семенов үзе.
XS
SM
MD
LG