Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү-Питербур поездын шартлатуда шикләнелгәннәрнең берсе ачлык игълан итте


Мәскәү-Питербур поездын шартлатуда шикләнеп тоткарланганнарның берсе ачлык игълан иткән. Питербурлы Андрей Каленов шулай итеп, үзен тоткарлануга каршылык белдерә, дип яза fontanka.ru интернет сәхифәсе. Каленовтан башка бу эштә аның тарафдары булган анархист Денис Зеленюк һәм Чечнядан 25 яшьлек Хәсән Дидигов та тоткарланган. Мәскәү-Питербур поезды 13 августа шартлатылган иде. 60 кеше зарар күрде.
XS
SM
MD
LG