Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швецария Калоевны төрмәдән чыгаруны тоткарлый


Швецария Югары мәхкамәсе Русия ватандашы Виталий Калоевны төрмәдән вакытыннан алдан чыгару карарын туктатты. Калоев, Швецариянең “Скайгайд” ширкәте диспетчеры Питер Нильсенны үтергәне өчен 8 елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Цюрих мәхкамәсе карары нигезендә аны бу җомгада вакытыннан алда азат итәргә тиеш булсалар да, прокуратура бу карарга каршы килгән. Нильсен 2002 елның 1 июлендә Боден күле өстендә һавада ике очкыч бәрелешкән вакытта һава аланы диспетчерлыгында кизүдә торган. Бу очкыч казасында 71 кеше һаләк булды. Һаләк булучылар арасында Калоевның бөтен гаиләсе, хатыны һәм ике баласы булган.
XS
SM
MD
LG