Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе Андрей Пиотковскийның эшен карауны 25 сентябрьгә күчерде.
Прокуратура, “Яблоко” партиясе политбюро әгъзәсе, танылган публицист һәм сәясәтче Пиотковскийның берничә китабын экстремист китаплар дип тануны таләп итә.
Бу эшне тыңлау Пиотковскийның адвокаты соравы белән күчерелгән. Хәзерге вакытта чит илдә булган Пиотковский мәхкәмә утырышында үзе дә катнашырга тели икән.
Пиотковский, танылган хокук яклаучы Владимир Буковскийны президент сайлауларына нәмзәт буларак тәкъдим итүчеләр төркеменә кергән кешеләрнең берсе.