Accessibility links

АКШ хәрбиләренә Гыйракта элекке сугышчылар ярдәм итә


Гыйрактагы АКШ хәрбие белдергәнчә, Багдадтан төняктарак җирдә гәскәрләр Ал Кайда бүлекчеләренә каршы хәрби чара үткәрде. АКШ хәрбиләренә сөнниләрнең элекке сугышчы булган төркеме ярдәм итә. АКШ югары хәрбие Полковник Давид Сузерланд хәрәбчеләргә, сөнниләр төркеме мәглүмат бирүче һәм алдан баручы буларак катнаштылар, дип белдерде. Ул аларны илдәге иминлекне урнаштыруда катнашырга теләүче ватанпәрвәрләр дип атады.
XS
SM
MD
LG