Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иерусалимда Фәләстин башлыгы белән Израиль премьеры очрашкан


Израиль премьер министры Эхуд Ольмерт һәм Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүт Аббас Иерусалимда очрашу уздыра. Алар, Израиль белән Фәләстин низагын җайга салу сөйләшүләрен башлау мөмкинлекләре турында киңәшә. Премьер министр аппараты, очрашуның максаты - әле Якын Көнчыгышка багышланган халыкара конференциягә кадәр үк, килешергә тырышу дип аңлата. АКШ тәгъдиме белән үткәреләчәк халыкара конференция ноябрь аенда булырга тиеш.
XS
SM
MD
LG