Accessibility links

Кайнар хәбәр

Республика көненнән тәэсирләр


Татарстан республикасы көне бәйрәменә Уфадан килгән кунакларны милли хәрәкәтнең мәдәният эшләре белән шөгельләнүче Башкортстандагы вәкиле Алик Лукманов алып килде. Уфада, Башкортстанның кайбер районнарының мәктәпләрендә, балалар бакчаларында эшләүче бу ханымнар күптән инде Казанның 1000 еллыгы, кайбер андагы мәдәни тормыш, тарихи һәйкәлләр белән кызыксынганнар. Быелгы республика бәйрәме һәм Казандагы тарихи урынннар аларга зур тәэсир ясаган.

Уфа районының Авдон бистәсендә балалар бакчасы мөдире Алфира Шакирова Казаннан нинди тәэсирләр алуы турында сөйли.

“Казан каласы чынлап та матур кала. Монда маһәбәт биек яңа архитектура стиль белән төзелгән йортлар да, шунда ук борынгы йортлар да төзекләндерелә бастырыла, яңадан үзенең хәленә кайтарыла. Менә шул хәйран калдырды.”

Уфа районында күп еллар буе мәгариф бүлеген җитәкләгән, зур тәҗрибәле мәгариф отличнигы Насима Тайфур кызы Шелехова. Бүгенге көндә ул БДУ-нда университетны тәмамлаучыларны эш белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе.

“Минем 70 нче елларда Казанда булганым бар иде . Хәзер Казан, башкача, матур. Бик ошады кешеләр. Безнең Башкортстаннан булганны белгәч, безгә тагында яхшы мөнәсәбәт белән карадылар. “Уфа да матур, Казан да матур” Шулай матур яшәргә насип булсын. Динебез бер , мөселман динендә булган ике милләт дуслык белән яшәек. Бәйрәмегез матур үтте. Тагында килергә насип булсын! Бар Казанда яшәгән кардәшләргә әйтергә теләем: “Һау булыгыз, бар булыгыз, бай булыгыз!”

Башкортстанның Уфа районының Кызыл Яр авылында балалар бакчасы мөдире Роза Гуфран кызы сөйли

Туган җирем Дүртөйле районы булса, күп вакытлар Илеш районында яшәдек. Ә Татарстанда булганым юк иде. Бик киләсе килә иде. Иң нык тәэсир калдырганы “Җиңү паркы” булды. Андагы танклар, самолетлар пушкалар балаларга, бөтен халыкка, ветеранннарга шундый игътибар биреп патриотик тәрбия бирү, бу бик яхшы.

Ә хәзер Уфа районында Михайловка бистәсендә күп еллар буе балалар бакчасында мөдир булып эшләп, лаеклы ялга чыккан мәгариф отличнигы, хәзер Уфада яшәүче пенсия алучы Мәсния Нигматова

Миңа иң нык ошадылар яшьләр .Аларның бөтен урамнарда бөтен сәхнәләрдә үзләренең республика бәйрәмен матур итеп уздырырыга тырышып ятканннары күренеп тора иде. Кайда гына барсак та, яшьләр чыгыш ясыйлар, халык алырны бик яратып каршы алды.

Шулай ук Уфа районының Николаевка бистәсендә күп еллар балалар бакчасында мөдир булып эшләп хәзер лаеклы ялга чыккан Наталья Николаева сөйли.

“Минем ишеткәнем бар иде Казан ул Русиянең “ Золотое кольцо” сына кергәнен. Мин үземнең күзләрем белән күрдем шушы тарихи биналарны һәм аларны чын мәгънәсендә күңелем белән тойдым. Күрдем, мондагы кешеләр тарафыннан шушы тарихи биналарның сакланган булганннарын. Аларның бу мәдәниятнең кадерен күргәннәрен.

Әлифә Набиуллина тумышы белән Шаран районы Ык елгасы буеннан. Хәзер Авдон бистәсенең кошчылык фабрикасы хезмәткәре. Үзенең күптәнге хыялының тормышка ашуы турында тәэсирләре белән уртаклаша.

“Безнең әби-бабаларыбыз элек шушында зур базарларга килгәннәр Шуны бәләкәйдән үк хыял булып, шушы Татарстан ягына чыгып бер күрәсе килә иде. Хыялым чын тормышка ашты. Кол Шәриф мәчетендә булдык. Шушы кадәр җанга тынычлык… Мәчеткә кереп күңелем булганчы йөреп, хәерләр биреп, теләкләремне теләп күңелемә тынычлык алып чыктым”.

Татарстан республикасы көнендә Башкортстаннан килгән кунаклар Татарстанга бик җылы мөнәсәбәт белән һәм Казанга тагын да килү нияте белән кайтып киттеләр.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG