Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назраньда тагын 1 укытучы гаиләсен үтерделәр


Ингушларның Караболак шәһәрендә рус укытучысы Вера Драганчук йортына һөҗүм булган. Һөҗүм итүчеләр йортка бәреп кереп, укытучының ирен һәм ике улын атып үтергән. Качып өлгергән укытучы үзе зарар күрмәгән. Гаиләнең тагын бер кешесе, кызларының кайда икәнлеге мәгълүм түгел. Бу хакта җинаять эше ачылган. Ай ярым элек Ингушетиядә шундый ук бер җинаять булган иде инде. Ордженикидзе касәбәсендә укытучы Людмила Терехина белән аның ике баласы үтерелгән иде. Кичә Ингушетия президенты Мурат Зязиков җинаятьчеләр табылды, дип хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG