Әфганстанда Талибаннан азат ителгән 19 көньяк кореялы очкыч белән Сеулга кайтты.
Талибанның югары бер рәсмие Рейтер хәбәр агентлыгына Көньяк Корея Әфганстанда християнлыкка күчәргә үгетләү эшләре белән йөргән ул ватандашларын азат итәр өчен 20 миллион доллардан артык йолым акчасы түләде диде.
Көньяк Корея Талибанга акча түләве турындагы хәбәрне кире кага. Шулай да Сеулга тотык алучылар белән сөйләшүләр үткәргән өчен тәнкыйтҗь белдерелде.
Талибан 23 көньяк кореялыны июль уртасында тотык итеп алды.
Алар сөйләшүләр башында тукталып калудан соң 2 ир тотыкны үтерде. Соңрак 2 хатын-кыз тотыкны җибәрде.