Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециядәге урман янгыннары контрольгә алынды


Грецсия янгын сүндерүчеләре 10 көн буе котырган зур урман янгыннары контрольгә алынды дип белдерә. Ут кимендә 63 кешене үтерде, 200 мең һектар урманны һәм иген җирләрен яндырды. Янгын сүндерүче төркемнәр әле дә көрәшне дәвам итә. Күпчелек эшләр Пелопоннес ярымутравының көньяк өлешенендә бара. Алдагы көннәрдә көчле җил көтелүе сәбәпле вәзгыять бик киеренке. Илнең төньягында исә көчле яңгырлар башланды. һәм алар көньякка таба барып янгыннарны сүндерергә ярдәм итәр дигән өмет бар.
XS
SM
MD
LG