Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Пхеньянны террорчылыкны хуплаучылар исемлегеннән чыгарган


Пхеньян – Кушма Штатлар Төньяк Кореаны террорчылыкны хуплаучылар исемлегеннән чыгарырга һәм аңа кертелгән чикләүләрне алырга ризалык биргән.

Бу хәбәрне бүген Төньяк Кореаның мәгълүмәт идарәсе таратты. Хәбәрдә әйтелгәнчә, әлеге килешүгә кичә Женевада үткән 2 яклы сөйләшүләрдә ирешелгән.

Кушма Штатлар әлегә бу хакта рәсми белдерү ясамады.
XS
SM
MD
LG