Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер губернаторының “Патриот тудыр” дигән башлангычы киң яңгыраш тапты


Чынлап та, өлгергән мәсьәлә. Екатерина Лахованың “Гаиләне планлаштыру” тырышлыклары, чибәр кызларның телевизор аша “Я – за безопасный секс” дигән өндәмәләре үз нәтиҗәсен биргәннәр, күрәсең. Авырга узуның “опасность” икәнен тәкърарлау – үзе үк гайре табигый нәрсә ич. Үрчергә теләми генә бит үзен “цивилизованный” дип танытырга тырышучы мәгъриб дөньясы һәм аның шаукымында – Русия халкы да.

Мондый шартларда Сергей Морозовның “Патриот тудыр!” дигән акциясе бик вакытлы булып чыкты. Былтыр ук ул, “Русия көне” статусына ия булган 12-июньдә бала табуга нигез салсыннар дип, 9-сентябрьдә барлык түрәләренә дә ярты көнлек ял бүләк иткән иде. Русиянең кемнәндер бәйсезлек алган көнендә туган бала патриот булачак, дип. Һәм бу тырышлыклар нәтиҗәсез булмаган – 12-июньдә 79 бала дөньяга аваз салган, алдагы елга караганда – 50гә артыграк.

Өлкә ЗАГСының архивы башлыгы Елена ханым Манзурова да әлеге башлангычка зур өметләр баглый.

Бу чара аркасында, йөкле ханымнар эшләгән оешмалар аларга һәр яклап ярдәм итәләр. Һәм бала табу сәләтен саклаганнар 2-нче, 3-нче бала табарга карар кылалар. Төрле ысуллар кулланырга кирәк. Безнең бурыч 12-июньгә генә түгел – ел барышында даими булсын бала табулар. Моның өчен без төрле әңгәмәләр корабыз, аңлату эшләре алып барабыз, гинекологлар чыгышларын оештырабыз, йөкле ханымнарның хәлен күзәтүдә тотабыз, бала төшерүләрнең сәбәпләрен ачыклап, мондый гамәлләрне кыскарту чараларын күрәбез. Йөкле ханымнар белән төрле чаралар оештырабыз, анда алар үзара танышалар, аралашалар, дуслашып та китәләр

Шундый уңай тәҗрибә нәтиҗәсендәме инде, Морозовның әлеге башлангычы Липецк, Курган өлкәләре, Приморье крае җитәкчелегенең игътибарын җәлеп иткән. Хәтта чит илләрдә дә әлеге башлангычка карата кызыксыну туган икән. Мәсәлән, синтәбернең 5ендә “Франс-Пресс” журналистлары аның белән әңгәмә кордылар.

“Бу башлангычка нәрсә этәргеч бирде?” – дигән сорауга Сергей Морозовның байтак күләмле җавабыннан “Азатлык” тыңлаучыларына да бер өзек тәкъдим итәбез.

Совет чорында өлкәдә 1,5 миллион халык яшәсә, бүген нибары 1,3 кенә. Кыска гына арада 200 меңгә халык саны кимегән. Ел саен 12 меңгә кими бара. Шушы хәлгә чик куярга карар кылдык. Беренче чиратта Хатын-кызлар шурасын торгыздык. Аның үрнәгендә “Аталар шурасы” булдырдык. Алар хәзер һәр муниципаль берәмлектә, һәр мәктәптә эшлиләр. Аларның төп бурычы – мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә тору, яшь буынны тәрбияләүдә актив катнашу. 2006-елда гаиләгә игътибарны көчәйтү турында фикер туды. Шуның нәтиҗәсендә үлем-китем бер ел эчендә 1000гә кимеде. Бала табу 6 процентка артты. Яңа гаиләләр саны артты, таркалган гаиләләр саны исә кимеде. Әхлак төшенчәсе ныгый башлады. Әллә көлкедән генәме, әллә йолдызлар торышыннанмы – быел 12-июньдә, былтыргыга караганда 50 балага артык туган. Шунлыктан без әлеге яңа тәҗрибәне сакларга булдык. Һәм 12сентбрьне Гаилә көне дип игълан итәргә булдык.

Чынлап та, мондый нәтиҗә уңай тәэсир тудыра аладыр.

Ә Сембер татарлары бу чара турында нинди фикердә икән соң?

Бу илдә урысның да, татарның да киләчәге юк. Хәерчеләрне үрчетүнең дә файдасы юк.

Россинең киләчәгге өчен Морозовның бу башлангычын мин бик кирәкле дип саныйм.

Морозов маладис ул, яңадан-яңа алымнар уйлап чыгарып тора, скучать не дает.

Бик кызык нәрсә бу. Кеше табигать баласы түгел - җәмгыятьнең бер кисәге генә булып чыга. 12-июньдә туган кешенең генә патриот булуы гаҗәп. 11ендә яки 13ендә туса, бала патриот була алмыймы әллә?

Губернаторның тырышлыгын аңлап була, ул демографияне яхшыртырга омтыла. Ә гаиләгә килгәндә, монысы инде - һәркемнең үз эше.

Күрүебезчә, фикерләр төрлечәрәк. Әмма 12-сентябрьне өстәлмә ял көне дип игълан итүгә каршы сүз булмас кебек. Губернатор әйтүенчә, былтыр ул байтак түрәләргә яртык көн генә ял биргән. Быел исә шушы көн “Гаилә көне” дип игълан ителде. Халык өчен тагын бер ял-бәйрәм өстәлде. Бу көндә өлкә үзәгендә байтак чаралар карала. Ленин Мемориаль үзәгендә зур тантана булачак.

Айрат Ибраһим, Сембер

XS
SM
MD
LG