Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Кем ул Мулланур Вахитов?


- Мулланур Вахитов- революционер. Ихтирам итәбез.

-Нинди эшләр башкарган?

- Мин белмим.

- Язучы мени? Беренче тапкыр ишетәм.

- Ул берәр мәдәният әһелеме? Мин гафу үтенәм белмәвемә, әконкрет нәрсә белән шөгельләнгәнен кистереп кенә әйтә алмыйм.

- Сез самый тиешле кешесенә бирдегез бу сорауны. Мин милли китапханә директоры Наиль Камбеев булам. Мулланур Вахитов безнең атаклы революционер, татар халкы өчен хезмәт иткән кеше. Аның хезмәтләре беренче Татарстанны Автономияле дәүләт итер алдыннан, Мулланур Вахитов Татарстанны Союзный республика ясау турында тәкъдиме белән чыккан булган. Ул безнең халык өчен кадерле кеше, бүгенгесе көндә һәм ул кадерле булып калыр да.

- Беренче революционер булган. Азатлык өчен көрәшкән.

- Безнең комммунист.

- Үз чоры өчен милләт өчен бик кирәкле кеше булган.Татар тарихында зур эз калдырган зур шәхес.

- Ул Казанда мөселманнарның хәрби коллегиясенең коммиссары булган, Идел буеның гадәттән тыш булган азык- төлек комиссары, “Кызыл байрак” гәзитенең баш мөхәррире 1917елда.

Аерым серияле китап басылган ”Ялкынлы революционерлар” дигән . Ул китапны мин укыдым. Анда Мулланур Вахитов турында язылган.

Ул татар кешесенең бөек кешесе , герой дип әйтимме инде .

Без үскән заманада ул дәреслекләргә керә иде. Тарихта языла иде.

- Революционер дип беләм мин аны . Казанда аның мәйданы бар бит әле. Аның мәйданында һәйкәле дә булса яхшырак булыр иде. Эшчеларгә якынрак булыр иде, сабын заводы янында булса һәйкәле.

- Ул инкыйлабчы, һәм шул ук революциянең корбаны да.

- Күптән үлгән кеше инде ул .

- Халыкны азатлыкка өндәгән. Менә сез дә азатлык радиосы, бездә азатлыкка омтылабыз.

- Гражданнар сугышы вакытындагы герой итеп беләм. Беләм мин аның бөек кеше икәнен. Халыкка азатлык яулар өчен көрәшкән. Конкрет нәрсә эшләгәнен белмим. Гаяз Исхакыйларга да һәйкәл кирәк аларның батырлыгын мәктәп програмаларына кертеп балаларга җиткерсәләр, балалар белеп үсәрләр иде. Ул бит безнең милләтебезнең тарихы. Ул бит безгә кирәк, мөһим. Проблемаларны дәүләт дәрәҗәсенә күтәреп хәл итергә кирәк.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG