Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Сезнең туклану кәрзине күпмегә төшә, аңа нәрсәләр керә?


Татарстанның минималь азык-төлек җыелмасы Русиядә иң очсызы, дип санала. Бу турыда федераль Дәүләт статистика хезмәте хәбәр итте. Русиялеләрнең азык-төлек кертелгән минималь продукция җыелмасы август аенда 4 процентка кимегән һәм 2007 елның август ахырына ил күләмендә уртача 1656 сум 90 тиенне тәшкил итте. Статистика хезмәте хисаплавынча, август аенда Чукыткада иң кыйбат продукт җыелмасы теркәлгән. Ул 5078 сум. Татарстанда исә бу сумма 1379 сумны тәшкил итә. Азык-төлек продуктлары җыелмасына бәясенең төшүе август аенда яшелчә һәм җиләк-җимешкә бәяләр кимү белән аңлатыла. Ә менә татарстанлыларның куллану кәрзине күпмегә төшә? Аңа нәрсәләр керә?

Халык авазы:

Студент 2 нче курста : Бәрәңгеләрне авылдан алып киләбез. Токмачлар ипиләр, шикәр комына 2мең кирәк була.

Пенсионер ханым: Бөтен пенсия китә инде квартир белән телефонга түләгәннән соң калганы ашарга китә.

Музыкаль мәктәптә укучы: Әни белән яшибез гаиләдә. Әни 3мең сум ала + 1,5мең сумпенсия , ашарга 2 мең китәдер. Тәмәке тартам, . 1айга 300-400 сум китә. Ике көнгә бер пачка. Ипи сөт, булки, колбаса ит кофетлар печеньелар.

Бюджетта эшләүче: Мин киләм, китәм, ашыйм, эчәм , башка эшем юк, Белмим, санаганым юк. Ул эшләр белән минем хатыным шөгельләнә.

Пенсионер : Без бик күп алабыз . Безнең балабыз бар, куян ите белән генә тора торган. Куян итенә генә 400-600сум китә. Бер 10 мең сум акча китәдер.

Мин шәхси эшмәкәр: Атнага 1мең сум китә. Айга 4мең сум. Аракы эчмибез, тәмәке тартмыйбыз. Итләрне авылдан алабыз.

Студент: 450-600 сум керә полуфабрикатлар алабыз. Ипи май сөтле ризыклар, шулпа кирәк.

Сәүдә залының администраторы. Берәр килә кишер, суган алабыз. Тавык ботлары бер ике кило. Икәү яшибез . Аракы эчмим, пиво эчмим. Тәмәке тартам, 200 сумлык була 1айга. Бер пачка тәмәке 3көнгә җитә. 2мең сум китә инде.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG