Италиянең бу шәһәрендә бүген дөнья танылган опера йолдызы Лучиано Паваротти белән хушлашты. Чиркәүдә җәназага Италия хөкүмәте вәкилләре, дәүләт эшлеклеләре, опера һәм рок йолдызлары, меңләгән кеше килде. Дөньяның иң зур телевидение каналлары җәназаны туры эфирда күрсәтте. Паваротти пәнҗешәмбе көнне 71 яшендә яман шеш авыруыннан вафат булды.