Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиядә хәлләр кискенләшә


Ингушетиядәге һөҗүмнәр артында Доку Өмәров җитәкчелегендәге “көнбатыш каршылык фронты” дип аталган берләшмәгә керүче берничә төркем сугышчылары торырга мөмкин.

Русиянең бер куәт оешмасындагы үз исемен атамаган чыганакка таянып, “Интерфакс” агентлыгы хәбәр итүенчә, Ингушетиядә әлеге көндә йөзгә якын сугышчы булуы ихтимал. Аларның күпчелеге Чечнядән килгән.

Ингушетия чиген ныклы сак астына алу өчен, анда Эчке эшләр министрлыгының өстәмә бүлекләре җибәрелгән.

Сишәмбегә каршы төндә Орджоникидзе төбәгендә чираттагы бер һөҗүм ясалды. Анда билгесез кешеләр чегән гаиләсендәге өч кешене атып үтереп качкан.
XS
SM
MD
LG