Accessibility links

Сембер өлкәсендә “Бәхетле гаилә” бәйрәме узды


Аның рәсми исеме – “Рәсәй көнендә – патриот тудыр” акциясе кысаларында гаиләдә аралашуы көне”. Бу гадәти булмаган чара киң колачлы итеп оештырылган. Шушы көнгә билгеләнгән чаралар исемлеге генә дә тулы 6 сәхифәне били. Чараларда барлык өлкә халкының да катнашуы күздә тотылган.

Бәйрәм барлык балалар бакчаларында да “Минем энем булыр, минем сеңлем булыр” дигән чаралардан башланды. Монысы – 8 сәгатьтә үк. Ә 9-да – мәктәпләрдә. 5–9 сыйныфларда “Ата-анага мәхәббәт” дип аталса, 10-11-ләрдә “Мәхәббәт китабы: минем гаиләм – минем Россиям” исемле. Ә югары уку йортларында - кемнең нинди фантазиясе. Мәсәлән, Авыл хуҗалыгы институтында гаилә корган студентлар белән очрашу, тормыш тәҗрибәсен өйрәнү. Башкаларында үрнәк алырлык гамәлләр белән таныштыру: “Яшь студентлар гаиләсе”, “Гаилә династиясе”, “Сөюеңне аңлату буенча конкурс”…

Медицина учакларының, әлбәттә инде, үз юнәлеше: бала табуга кагылышлы мәсьәләләр буенча төрле белгечләр консультацияләре.

Бала тудыру, никах теркәү учреждениеләре, барлык китапханәләр, музейлар, мәдәният учаклары да шушы бәйрәмгә багышланган бихисап чаралар уздырдылар. Санап бетерерлек тә түгел, дияргә була. Барысының да төп мәгънәсе – бәхетле гаилә кору нигезләре турында әңгәмәләр, гаиләдә күмәк уку өчен китаплар күргәзмәләре, әби-бабайлар уеннарын өйрәнү, күмәк ял ысулары, күпбалалы гаиләләргә багышланган фотокүргәзмәләр, гаилә өчен кинофильмнар…

Өлкә үзәгендә генә узган 39 чарадан 3енә киңрәк тукталып үтик. Беренчесе - Ленин Мемориаль үзәгенең Тантаналар залында губернатор һәм төбәк ширкәтләре җитәкчеләре белән бала табу ялына – декрет отпускына киткән хезмәткәр ханымнарга эш хакын тулаем түләүне саклау турындагы килешүгә кул кую булды.

Икенчесе – Халыклар дуслыгы йортында мукшы, чуаш, татарлардан күп балалы гаиләләр белән танышу. Татарлардан Лениза белән Альберт Хәсәневләр гаиләсе чакырылган иде.

Бу яшь кенә пар дүртенче бала табу турында уйламыйлар икән

Ә чуашлардан икенчерәк гаилә: Елена һәм Владимир Янкиннар гаиләсе 21 ятим баланы аякка бастыруы белән танылган.

Чарада татар-чуашлардан ике иң яшь гаилә дә катнашты. Лилия белән Илназ Әхмәтевләр узган атнада гына өйләнгәннәр икән. Кавышуыгыз әлеге акция тәэсиреннән түгелме, дигән сорауга менә нинди җавап булды.

Ю-у-ук, без ике елдан артык таныш инде, бу чаралар башланганчы ук. Бу вакыт, аннан башка да бер-беребезне тирәнтен аңлау өчен җитәрлектер бит…

Бу чара төрле халыклар җырлары белән үрелеп барды. Шул исәптә нәниләр дә үз сәләтләрен күрсәттеләр.

Чара бик күңелле узды, дияргә кирәк.Алып баручылары да чын артистлар иде. Махсус әзерлекле.

Бәйрәмнең йомгак өлеше исә Ленин Мемориаль үзәгенең зур залында булды. Килүчеләрне фойеда шул ук авырга узу, бала табу, аны тәрбияләү мәсьәләләренә багышланган күргәзмә әсбаплар, табиблар, социаль хезмәт күрсәтүчеләр каршылый.

Олуг залны шыгрым тутырган халыкның күбесе – яшьләр иде. Нигездә, студент халкы. Кайбер авыл районнарыннан килгән автобуслар да күзгә чалынды.

Тәкъдим ителгән тамаша тирән эчтәлекле һәм зәвыклы итеп әзерләнгән. Чыгышлар да, киноэкраннардан яңгыраган нәниләр сүзләре дә, фольклор тамашалары да, биюләр дә тәрбияви яктан ташбашларга да тирән тәэсир итәрлек булды.

Сәхнәдә Никах сарае директоры яшь пар Дмитрий Данилов белән Альбина Мөхетдиновага тантаналы шартларда никах шаһәдәтнамәсе тапшырды. Бу тантананы урыс фольклор төркеме һәм бию ансамбле бизәделәр. Матур күренеш, әлбәттә. Тагын бер татар гүзәленең урыс балалары үстерәчәген исәпкә алмасаң… хозурланып та утыру ихтимал…

Губернатор Сергей Морозов үзенең йөкле хәләл җефете белән сәхнәгә чыгып, яшь гаиләне тәбрикләде. Сезгә икегезгә генә дә күңелледер. Әмма 4-5 бала тапсагыз, тагын да күңелләрәк булачак, диде ул.

Күп жанрлы тамашадан соң, өлкә башлыгы, янә сәхнәгә чыгып, әлеге акциянең нигә кирәк булганы турында ярыйсы гына озын нотык тотты. Аннан бер өзек тә тәкъдим итәбез.

2005-елда иң мөһим мәсәләләрнең берсе итеп, демографик вәзгыятьне уңай якка үзгәртү бурычы куелган иде. Һәм бу тормышка ашты да: күп еллардан соң, беренче мәртәбә без нәниләр тууының ишәюенә өлгәштек. Бу уңышлар бик тыйнвк булса да, алдыбызга яңадан-яңа бурычлар куяргә нигез бирә.

Балаларның ишәюенә ышанып, ул элек таркатылган балалар бакчаларын торгызачагын да белдерде. Шулай ук авыл халкының тормышын яхшырту чаралары, яшьләрнең өлкәне ташлап китүенә чик куелачагы турында да сүз тотты. Ә моның өчен төп бурыч – эш урыннары белән тәэмин итү. Ә киләсе 2008-елны Гаилә елы дип игълан итте. Моны гаиләгә ярдәм итәр өчен өлкә бюджетында 800 миллион сум акча бүленәчәге белән нигезләде. Өлкә башлыгының чыгышын тантаналы музыка йомгаклады.

Соңынан 5 яшь гаиләгә фатир сертификатлары тапшырды. Ә аннан соң балконнан залга сертификат яңгыры яуды. Бу шаярыш кәгазендә менә нәрсә язылган: “Тиешле шартларны үтәсәң, моны чын сертификатка алыштыра алырсың”.

Монысын да тирән мәгънәле дип санарга буладыр.

Айрат Ибраһим, Сембер

XS
SM
MD
LG