Accessibility links

пәнҗешәмбе, 29 июнь 2017, Казан вакыты 07:04

Гыйракта Рамазан аенда байтак тотыклар азат ителәчәк


Америка Кушма Штатларының Гыйрактагы гаскәриләре җитәкчелеге мөселманнар өчен изге булган Рамазан аенда хәрби төрмәләрдән көн саен 80-шәр тотыкны чыгарырга ниятли.

Хәрби җитәкчелекнең бер вәкиле сүзләренчә, җәмәгатьчелек иминлегенә моннан соң куркыныч тудырмаслык кешеләр генә иреккә чыгарылачак.

Гыйракта бүген Рамазан ае башлануны сөнниләр, ә иртәгә шигыйләр билгели. Рамазан – мөселман ай календаре буенча 9 нчы ай.

XS
SM
MD
LG