Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Касыйм шәһәренең 855 еллыгына КамАЗ машинасы бүләк итте


Бу көннәрдә Татарстанның рәсми һәм иҗтимагый затлардан торган вәкилчелеге Касыйм ханлыгына, хәзергечә әйтсәк, Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәренә барып кайтты. Анда Касыйм шәһәренең 855 еллыгы һәм Касыйм ханлыгына нигез салынуның 555 еллыгы бәйрәм ителде. Бәйрәм чарасында Татарстан вәкилчелеге зур булмаса да, шактый зур роль уйнаган. Татарстан хөүмәтенең мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсәләләр комитет рәисе Разил Вәлиев, авыл-хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Дәүләт Думасы депутаты, Татфондбанк җитәкчесе Ринат Гөбәйдкллин һәм башкалар.

Рязань өлкәсенә барып кайткан тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Азатлыкка Касыйм шәһәрендә алган бәйрәм тәэсирләре белән урнаклашты.

“- Бу юбилей үзенә күрә бик кызык. Чөнки юбилей вакытында татарлар һәм руслар бергәләшеп бәйрәм итте. Һәм хәтта уникаль бер факт та булды, Касыйм шәһәренең шушы юбилеена багышланган билге ачылды. Бу билгенең ясалуы бик кызыклы иде. Чөнки анда татар һәм рус мәдәни үзенчәлекләре бергә кушылып эшләнгән. Димәк, бу юбилей чынлап та мондагы халык тарафыннан кабул ителә уртак бәйрәм буларак. Чыгышларда татарларның шушы территориядә үскән роле ачык танылды. Андый вакыйгалар Русиядә гел булмый, шуңа күрә Татарстан делегациясенең булуы шунын белән аңлатылды. Минем ишетүем буенча, Татарстан Президенты шулай ук бу бәйрәмгә уңай караган. Безнең делегация вәкилләре алдан ук катнашканнар бу бәйрәмне оештыруда. Татарстаннан шәһәрне чистартучы Камаз машинасы бүләк ителде. Парлементтан да шулай ук бүләкләр бар иде, берсе мәчеткә, икенчесе мэриягә бирелде. Минем ишетүемә караганда Рязань өлкәсенең губернаторы бу бәйрәмгә бик яхшы карамаган. Әмма шуңа да карамастан бәйрәм үтте, чөнки бәйрәмгә ярдәм итүчеләрнең берсе Русия авыл-хуҗалыгы министры Гардеев әфәнде булды. Ул үзе шушы Касыйм җиреннән, татарларга бик яхшы карый.

Миңа шунсы ошады, Татарстан бу юлы актив рәвештә хәрәкәт итте һәм мондагы татарларның ролен тагын бер кат ныгытты. Сөйләшүләрдән күренгәнчә, безнең авыл-хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Касыймдагы мәчеткә алга таба да ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Һәм аннан соң татарлар белән сөйләшкән вакытта Разил Вәлиев Татарстандагы Касыймда яшәүче татарларның бер китапбын бастырып чыгарырга ярдәм итәчәген әйтте. Мин уйлыйм шушы бәйрәм уңаеннан безгә бик яхшы үрнәк булды, катлаулы шартларда да үзебезнең милләттәшләребез белән бергә хәрәкәт итү. Мондый тәҗрибәне без алга таба да кулланырга тиешбез.

Аннан соң менә шунсы да игътибар итәргә кирәк, сөйләшүләре буенча Гардеев әфәнденең статусы да үзгәрергә мөмкин. Ул авыл-хуҗалыгы министры вазыйфасыннан китсә, я Ставрополь краеның, яисә Рязань өлкәсенең губерторы булып кайтырга мөмкин. Бу шулай ук Татарстан өчен дә начар түгел.

Ә менә татар тормышы сизеләме анда?

Татар рухы һичшиксез сизелә. Мәчеткә бардык, анда имамнар белән аралыштык. Музейда татар экспонатларын карадык. Экспозицияне музейда рус галимнәре төзегәннәр, әмма татар мәдәнияте анда бик яхшы күрсәтелгән. Һәм читтән килгән кунакларның барсын да шунда алып бардылар. Касыйм татарларының мәдәнияте нинди булга, алар ничек дәүләт корганнар, шуңа күрә татарның бу урында тоткан ролен читтән килүчеләргә таныту үрнәге булды. Аннары шул игътибарга лаек, Касыйм зиратын тәртипкә китергәннәр. Шуңа күрә мин әйтер идем, мондагы татар һәйкәлләрен саклау эше яхшырган. Бу җирле хакимиятьнең татарларга уңай карашы белән бәйле. Безгә бу өлкәдә тагын да хезмәттәшлек итәргә кирәк. Һәрхәлдә бу юлы муниципаль органнар белән мөнәсәбәт яхшы урнашты. Без шуннан файдаланып, алар белән алга таба да бергә эшләргә тиешбез.”

Гөлназ Шәйхетдин

XS
SM
MD
LG