Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетия башкаласында урам җыены тәмамланды


Нәзранда Ингушетия хакимиятләреннән кешеләрнең югалуы өчен гаеплеләрне җаваплылыкка тарттыруны таләп итеп оештырылган урам җыены тәмамланды.

Берничә йөз кеше катнашкан бу митинг чәршәмбе көнне башланып, бер тәүлек буе дәвам итте. Анда килүчеләр, куәт оешмалары тарафыннан үзләренә бирелгән вәгъдәләр үтәлмәгән очракта, тагын да урамнарга чыгачакларын кисәтте.

Әлеге митингны оештыруга республиканың Сурхахи авылыннан бертуган Аушевларның югалыу этәргеч бирде. Агалы-энеле Аушевлар табылган. Алар бик каты кыйналган һәм куркытуларга дучар ителүләре хакында әйтәләр. Аушевларның югалуына Федераль иминлек хезмәте вәкилләреекң катнашы булуы фаразлана.
XS
SM
MD
LG