Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең яңа хөкүмәтенә яңа министрлар килә


Русия Федерациясе хөкүмәтенең яңа әгъзалары иглан ителде. Анда берничә яңа министр керде. Мисал өчен, Татьяна Голикова Михаил Зурабовны алмаштырып, Саулык саклау һәм социаль үсеш министры вазыйфасына билгеләнде.

Икътисади үсеш һәм сәүдә министры вазыйфасына Эльвира Нәбиуллина тәгаенләнде. Ул 2003 елга кадәр дә шушы министрлыкта эшләгән һәм Герман Грефның беренче урынбасары булган.

Русия президентының Көньяк федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле Дмитрий Козак төбәкләр үсеше министры вазыйфасына тәгаенләнде.
XS
SM
MD
LG