Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пәрвәз Мөшәррәф тагын Пакыстан президенты сайлауларында катнаша ала


Пакыстанның әлеге президенты Пәрвәз Мөшәррәф янә ил башлыгы сайлауларында катнаша алачак. Пакыстанның Югары мәхкәмәсе, Пәрвәз Мөшәррәф илнең кораллы көчләре башлыгы сыйфатында да президент сайлауларында катнашырга хокуклы, дигән карар чыгарды. Пакыстанда президент сайлаулары 6 октябрьдә үтәчәк.

Мөшәррәф үзе, яңадан президент булып сайланган очракта, хәрби көчләр башлыгы вазыйфаларыннан баш тартачагын ышандыра.

Илдәге төп оппозиция берлеге вәкилләре президент сайлауларына каршылык белдерәчәген әйтә. Алар фикеренчә, Мөшәррәфнең президент сайлауларында катнашуы Конституцияне бозу булып тора.
XS
SM
MD
LG