Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маяк фаҗигәсенең 50 еллыгы искә алынды


Чиләбе – Бүген Чиләбенең үзендә һәм бу өлкәнең Татар Караболак авылында Маяк ширкәтендә булган казаның 50 еллыгы уңаеннан матәм чаралары үтте.

1957 елның 29 сентяберендә бу ширкәттә булган шартлау нәтиҗәсендә 270 меңнән артык кеше нурланыш алды. Тирә яктагы 23 мең квадрат километр җирләр, шул исәптән берничә татар авылы зарарланды. Зыян күрше Свердлау һәм Төмән өлкәләренә дә килде.

Бу авыллардагы халыкны күчерү эшләре, аларның социаль мәсьәләләре әлегәчә хәл ителмәгән.

Екологлар белдерүенчә, Маяк ширкәте тирә-юнь мохитне пычратуын әле дә дәвам итә.

Чиләбедә үткән чараларда Greenpeace оешмасының Русия бүлеге дә катнашты. Чарада катнашучылар зарарланган авылларда яшәүче кешеләрне күчерү эшләрен тизәйтергә чакырды. Алар шулай ук Русия хөкүмәтенең Маяк ширкәтендә чит илдән кертелгән нурланышлы кадлыкларны эшкәртү планына кискен тәнкыйть белдерде.
XS
SM
MD
LG