Русиянең Хисап палатасы коллегиясе үзенең аудиторы Сергей Абрамовка ышанмаучанлык күрсәтте. Дәүләт думасына аны вакытыннан алда вазыйфасыннан алу тәкъдиме җибәрелде. Әлеге карарга Сергей Абрамовның карамагында эшләүче өч кешенең, коррупциядә гаепләнеп, кулга алынуы сәбәпче булды.
Соңгы бер айда гына да Хисап палатасының югары дәрәҗәле дүрт хезмәткәре, ришвәтчелектә гаепләнеп, кулга алынган.
Соңгы бер айда гына да Хисап палатасының югары дәрәҗәле дүрт хезмәткәре, ришвәтчелектә гаепләнеп, кулга алынган.