Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Үзбәкстан җитәкчеләренә чикләүләрне бетерә


Европа Берлеге чит ил эшләре министрлары Үзбәкстанның югары җитәкчеләренә Европа илләренә керүгә тыюны бетерергә ниятли. Бу тыю 2005 елда Үзбәкстанның Әндиҗан шәһәрендә урам җыеннарында катнашучыларны көч кулланып куып таратудан соң кертелгән иде.

Европа Берлеге җитәкчелеге әгъзасы Бенита Ферреро-Вальднер сүзләренчә, Берлекнең Үзәк Азия программасын колачлаган төбәктә Үзбәкстан халык иң күп яшәгән дәүләт. “Шуңа да без аңа артыбыз белән борыла алмыйбыз, - диде Вальднер. – Үзбәкстан хакимиятләре белән элемтәгә керергә һәм алар белән эшләп карарга омтылу кирәк. Анда кеше хокукларына бәйле хәлләрне дә әкренләп яхшыртуга ирешү лязим”.
XS
SM
MD
LG