Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көнендә “Азатлык”яшьләр берлеге торгызылды


14 октябрьдә Казанда елдагыча билгеләп үтелүче Хәтер көне узды. Ирек мәйданында елдан-ел халык кими бара диләр, журналистлар. Татарстан хокук сакчылары мәйданда 150-200 кеше бар дип әйттеләр. Күбесе өлкәннәр иде, хәер бүгенге көндә татар өчен җан атып йөрүче студентлар төркеме оешып килә. Быел Хәтер көнен “Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире, танылган телевидущий Илфат Фәйзерахманов, “Татарстан яшьләре” газетасының журналисты Флюрә Низамова алып барды. Вакыйганың мондый төс алуы ике канатка бүленгән татар иҗтимагый үзәге абзыйлары өчен көтелмәгән хәл була. Чөнки бер тараф үзенчә, икенче як башкача матәм көне ясамакчы иде. Иртәнге 10 тулып киткәндә, пыскып яңгыр явып торганда башланды татар дәүләтчелеген саклап шәһит киткәннәрне искә алу. Ирек мәйданына җыелган халык күп булмады, былтыр күбрәк булды диләр берничә ел хәтер көненә чыгучылар. - 90 елларда һава торышы нинди булуга карамасатан Ирек мәйданында кеше күп иде, алма төшәрлек тә урын булмады. Монда килгән 100 кеше татарның зыялысы, тагын бер 100ләп студент куып китергәннәр. Гомүми алганда 400 кешедән дә артык түгел, хәзер аларның да саны кимеде. - диде ирекле журналист Искәндәр Сираҗи. Студентларның үз теләге белән хәтер көненә килүчеләре дә булды. Алар “Яшьләр дә 1552 елны хәтирли”дигән шигарьләр тотканнар. - Без татар милләтен күтәрү максаты белән чыктык. Милли оешмаларда яшь кешеләр дә булсын иде. - Сез кайсы университетлардан? - КАИ, КХТИдан, төрлесеннән, 20 ләп егет без. “Азатлык”яшьләр берлеген торгызып, шуның исеменнән матәм көненә мәйданга җыелдык. Кирәк булса милләт өчен гөмеребезне дә бирергә әзербез! Татар иҗтимагый үзәкләре бер-берсе белән талашып безне һәрберсе үз ягына тартырга тели. Без бер якка да авышмыйча “Азатлык” яшьләр берлеге исеменнән үзебез чыктык. Яшьләр дигәннән, узган ел, “Үзебез” яңа буын яшьләр хәрәкәте матәм көнен оештыруны үз кулларына алган иде. Республиканың бер хокук сакчысы быел Ирек мәйданына 150-200 кеше җыелды диде. Милиционерларга килгән, алар җыелган халыктан күбрәк булды. Матәм көнендә җырчылар, шулардан Илсөя Бәдретдинова, Рамил Миндияр, чыгыш ясаучылардан журналист Айрат Ибраһим, язучы Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова һәм башка җәмәгать эшлеклеләре. Иҗтимагый үзәк вәкилләре сүз тотты. Аларның кайберләренең сөйләмнәре башка елдагыдан аерылмады дип пышылдады тыңлап торучылар. Ирек мәйданында мәтәм җыены беткәннән соң җыелган халык тәкъбир,төрле шигарьләр әйтеп Казан кирмәненә юл тоттылар. Кол Шәриф мәчетендә өйлә намазы укылып, Казанны яклап шаһит киткән бабаларыбыз рухына дога кылынгач, шуннан соң кирмән кырыендагы 1552 елда туган җирен яклап җанын биргән ил сакчыларына куеласы һәйкәл урына тукталдылар. Ул һәйкәл һаман юк әле, матәм җыенына килүчеләр аны республика җитәкчелегеннән берничә ел таләп итәләр инде. Шулай ук, хәтер көнен дәүләт күләмендә билгеләп үтелә торган чаралар исемлегенә кертергә дигән тәкъдимнәр ишетелде. Соңыннан матәм көненә җыелаган халык ата-бабалары алдындагы, искә алу бурычын Казанның татар зиратында дога кылып тәмамлады. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG