Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Мьянма белән хезмәттәшлек итәргә ниятли


Татарстан Республикасы Мьянма Берлеге белән һава көчләреннән саклану, икътисад, авиация төзелеше, энергетика һәм эшлекле сәяхәтчелек өлкәләрендә хезмәттәшлеген үстерергә ниятли.

Бу хакта сүз Татарстан республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павловның Мьянманың һава көчләреннән саклану хезмәте башлыгы Мьинт Хлайн җитәкчелегендәге хәрби вәкиллек белән сөйләшүләрендә барган.

Очрашуда катнашучылар һава көчләреннән саклану өлкәсендә һәм икътисадның төрле тармакларында үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышкан. Мьянма вәкиллеге җитәкчесе Мьинт Хлайн шулай ук мәгариф өлкәсендәге элемтәләрне арттыруга, аерым алганда Русия һәм Татарстан югары уку йортларында үз иле яшьләрен укытуны дәвам итүгә дә игътибар юнәлткән. Әлеге көндә Русия вузларында Мьянманың 1 меңнән артык талибы белем ала.
XS
SM
MD
LG