Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиянең “Би-би-си” ширкәте бюджеты киметелә


Британиянең “Би-би-си” радио һәм телевидение тапшырулар ширкәте үз бюджетын кыскарту турында игълан итте. Нәтиҗәдә 1800 кеше эшеннән бушатылачак дип көтелә.

“Би-би-си”ның баш директоры Марк Томпсон хәбәр итүенчә, гомум алганда, 2500 хезмәткәрне кыскарту күзаллана. Шул ук вакытта 700 яңа эш урыны булдырыла.

“Би-би-си” хезмәткәрләрен берләштерүче һөнәр берлекләре моңа каршылык йөзеннән эш ташлаулар оештырачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG