Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда яңа система өйрәнәләр


“Кешегә һәрвакыт документ кирәк булды һәм кирәк булачак. Кеше үлгәннән соң да аның документларын туганнары юллап йөри.” Чаллыда үткән республикакүләм архив хезмәткәрләре семинарын К.Новикова шундый сүзләр белән башлады. Новикова – гражданлык хәлләрен теркәү буенча Татарстан идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкара. Республиканың барлык никахлашу сарайлары җитәкчеләре катнашкан әлеге семинар “Татарстан архив фондларының торышы” дигән исем астында үтте. Русия кануннары буенча моңа кадәр архивтагы документлар 75 ел сакланды. Беренче зур үзгәрешләр бу документлар 100 ел сакланырга тиеш. Узган ел 154 мең кеше Татарстандагы архивларга мөрәҗәгать иткән. Новикова сүзләренчә, республикада үлүчеләргә караганда туучылар саны арткан.

Шул чоры белән чагыштырганда аерылган гаиләләр саны 3%ка кимегән. Русиядә гражданлык хәлен теркәү буенча яңа система кабул ителгән. Саллы гына китап рәвешендә булган әлеге кагыйдәләрне тиз арада сөйләп аңлату мөмкин түгел. Шуңа күрә, халыкны кыен хәлгә калдырган кайбер очракларга тукталабыз. Татарстанда күп мәртәбәләр районнар бүленде, аннан кушылды, кабат кыен. Бу күренеш архив эшләрендә кыенлык ясамыймы? Әлегә сорауга Арча, Биектау, Әтнә районы вәкилләр мондый җавапны бирделәр.

- Безнең эштә бу буленүләр кыенлык тудырмады. Арчадан бүленгән Әтнәгә тиешле документлар барысы да шушы районга җапшырылган.

- Элекке Дөбъяз районы архивы хәзер Биектауда. Халык элек-электән бу хакта белә һәм хәзерге үзәк булган Биектауга килә.

Руспублика семинары ни өчен Чаллыда уза? Шәһәрнең никахлашу сарае директоры Асия Измайлова сөйли:

- Чаллы идарәсе, архив фонды иң зурлардан санала. Шул фондны ничек сакларга, документларны ничек тупларга икәнлеге бездә үрнәк итеп эшләнгән.

Бездә иң зур борынгы документлар 1921 елгы. Анна алдагы елларны руспублика архивыннан эзләү кирәк.

Русия архивларының яңа системасы халыкка, элек эшләгән урыннар, теге-яки бу елның хезмәт хакы, үлем-китем, пенсия белешмәләрен алуны җиңеләйтәме? Яшәп карыйк, белербез.

Гафиулла Газиз, Чаллы

XS
SM
MD
LG