Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гадел булмаганнар гаделлеккә чакыра


Уфада Дәүләт думасына гадел сайлаулар үткәрү турында бертөркем фирка бүлекчәләре җитәкчеләре килешү имзалады. Республикада сайлауларда катнашачак 14 фирканең 10ының җитәкчесе кул куйды. Калган фирка җитәкчеләре чакырылмаган булып чыкты. Алар: Демократик фирка, Социаль гаделлек фиркасе, Русия патриотлары һәм алмачылар. Русия патриотлары фиркасе рәисе урынбасары, Башкортстан парламенты депутаты Геннадий Шабаев: “Гадел булырга, хакимият ресурсларыннан файдаланмаска чакырган ул килешүне хакимият ресурсларыннан файдаланучылар имзалады”,- диде. Аның сүзләренчә, хакимият ресурсларыннан файдаланмаучылар нәкъ шул чакырылмый калганнар да инде. Шабаев чакырган очракта да аңа кул куймаган булуларын ирештерде.

Мәгълүматларга караганда, әлеге чараны Башкортстан Президенты хакимияте башлыгы Радий Хәбиров оештырган. 2003нче елда узган Башкортстан Президенты сайлауларында меңгә якын ялган бюллетень басу заказчысы да нәкъ Радий Хәбиров иде. Бу турыда республика прокуроры урынбасары хәбәр итте. Оппозиция моны гадел булмаганнарның гаделлеккә чакырулары дип бәяли.
XS
SM
MD
LG