Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсен урыслар ник үз итә?


Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә бу көннәрдә кызу урак өсте бара. Мәш килеп бәйрәмгә әзерләнәләр – мәдрәсәнең 125 еллыгына. Бер гасыр элек төзелгән мәдрәсә бинасы да зур тырышлык, аерым лаганда халык ярдәме белән яңартылды. Бирегә Татарстаннан тыш, БДБ илләреннән һәм Русия төбәкләреннән күп шәкертләр килеп белем ала. Алар арасында татарлардан тыш, таҗик, казак, үзбәкләр шактый. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе даны Ислам илләрендә дә таралган. Әлеге уку йортын тәмамлап Ислам илләренә китүчеләрнең белемнәре белән чит илдә сокланалар икән. Башка уку йортларыннан аермалы буларак, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә яшьләр дә, урта буын вәкилләре, өлкәннәр дә белем ала. Әгәр 90нчы елларда күбрәк егетләр килсә, соңгы ике елда укырга керергә теләүчеләр арасында кызлар күбрәк икән. 125 ел элек оешкан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе әле бүген дә шул бинада урнашкан. Инкыйлаб елларына кадәр мәдрәсә 36 ел эшли һәм меңнән артык белгечләр чыгара. Совет хакимияте карары белән мәдрәсә 1918 елда ябылырга мәҗбүр була. Дини уку йорты кабаттан узган гасырның туксанынчы елларында гына ачыла. Бүгенге көндә инде Русия дини уку йортлары арасында иң эреләрдән саналучы мәдрәсәдә меңнән артык шәкерт белем ала. Бу хакта “Мөхәммәдия”нең татар теле укытучысы Флюрә Ханнанова:

Вөҗдан иреге турында канун кабул ителгәннән соң мәдрәсәне яңадан торгызу проблемасы килеп баса. Авырлыклар белән рәсми рәвештә ул 1993нче елда эшли башлый, әмма 1998-1999нчы елларда гына бина бушатыла. Әмма ул ташландык хәлдә була һәм халык ярдәме белән аякка бастык. Бүгенге көндә читтән торып, көндезге һәм кичке бүлекләр бар.

Флүрә Ханнанова әйтүенчә, бүгенге көндә мәдрәсәдә читтән торып һәм кичке бүлекләрдә 400әр шәкерт, ә көндезгедә 200дән артык укучы белем ала. Алар арасында Татарстан районнарыннан киләләр икән. Шулай ук БДБ илләреннән казах, таҗик, үзбәкләр, Русиядән Чита, Омски, Томски, Чиләбе, Пенза, Ульян өлкәләреннән егет-кызлар бар. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе укытучысы Флюрә Ханнанова:

Быел көндезге бүлеккә килүче булыр микән дип уйладык, чөнки милли-дини юнәлештә сүрелеп бару сизелә. Әмма яшьләр киләләр.

Флүрә Ханнанова әйтүенчә, бүгенге көндә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә бирелгән белемгә Ислам илләрендә дә сокланалар. Аеруча гарәп теле укыту нигезендә. Инде сер түгел, дини уку йортларында белем алучыларның күпчелеге диндә милләт юк дип әйтергә ярата. Бу хакта татар теле укытучысы Флюрә Ханнанова:

Читтән торып һәм кичке бүлектә укыту татар телендә, көндезгедә урыс телендә. Атнага ике тапкыр урыс теле керә, әмма бу бик аз. Минем уйлавымча дини уку йортында бары гарәп һәм татар теле гамәлдә булырга тиеш. Гарәп теле – Коръән, ә татар теле – ана теле булган өчен. Әмма күбесе чит җирләрдән килүчеләр аңламый бит ди.

Әйтергә кирәк, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем алучылар арасында Ислам дидене кабул иткән урыслар да шактый икән.

“Мөхәммәдия” укытучысы Флүрә Ханнанова белдерүенчә, 25 октябрь көнне мәдрәсәнең 125 еллыгы юбилее уңаеннан конференция узачак. Анда күп кунаклар, аеруча әлеге уку йортын тәмамлап чыккан шәкертләр чакырылган.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG