Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия көрд сугышчыларына каршы киңкүләмле хәрби чаралар башларга әзерләнә


Төркия президенты Абдулла Гөл Гыйракның төньягында тупланган көрд гыйсьянчылары тарафыннан килгән куркынычка чик куелачагын белдерде.

Әнкарада матбугат очрашуында чыгыш ясап, Абдулла Гөл Төркия моннан ары террорчыларның Гыйрак җирләрен файдалануына чыдап тормаячак, дип ассызыклады.

Төркия белән Гыйрак чик буендагы хәлләрне җайга салу өчен сөйләшүләр үткәрергә, бүген Әнкарага Гыйракның югары җитәкчелеге вәкилләре килә.

Әгәр Гыйрак Көрдистаны хакимиятләре һәм Америка Кушма Штатлары җитәкчелегендәге беректәшләр көчләре Көрд эшчеләр партиясе сугышчыларының Төркиягә баскынчылык итүен туктатмаса, Әнкара Гыйракка басып керү белән кисәтә.
XS
SM
MD
LG