Accessibility links

Кайнар хәбәр

25 үктәбрь- Гаделлек көне


Октябрьнең 25-е Европада- Гаделлек көне буларак билгеләнә. Гаделлек ул шундый универсаль төшенчә, ул- кешеләрнең бер- берсенә карата тугры булуны да, вәгъдәдә тору белән дә аңлатыла. Шулай ук гаделлек, ул- хаклык та, һәм һәр кеше башкаларның да, дәүләт җитәкчеләренең дә үзенә гадел булуын тели. Шулай ук гаделлеккә ирешү юллары да төрлечә. Аны һәркем үзенчә аңлый, яки хокукларын яклау юлларын аңламый. Гаделсезлеккә дучар булып гаделлекне торгызу юлында үзе нинди эшләр башкарган кешеләр турында Казан урамнарында туплаган Халык авазын тыңларга тәкъдим итәбез.

-Минем бабам сугыш ветераны, аның урамдагы утын сүндереп киттеләр. Безгә җирле матбугатка да язып карарга туры килде , бабам илдарәгә дә барып карады, нәтиҗәсе ничек булыр билгесез.

- Миңа укытучылар белән гаделлек өчен күрәшергә туры килә.

-Мин шул кеше хокукларын саклаучы, яклаучы кеше. Бездә татар теле мәсьәләсе бик авыр , саркып торган яра кебек. Мин аны яклап республика матбугатына чыгам. Әмма русча язарга мәҗбүрмен.

Безгә мәктәпкә 1 миллион сум акча биргәннәр иде , әмма безне Поволжье дигән фирма алдады. Без 16000 лек синтезатор алмакчы булган идек, алар безгә безгә 1.500 сумлык кынаны җибәргәннәр. Без аны интернет аша карап белдек. Прокурорга язып караган идек, массакүләм мәгълүмат чаралары аша да язып карадык, нәтиҗәле булмады, ә менә мәхкәмәгә бирмәгән идек шул.

Халык авазыннан ишетелгәнчә, Гаделлек өчен көрәшү юллары төрле, һәм халыкның күбесе мәхкәмә юлын сайламый. Моңа , бәлки, бик күптәннән килгән рус халкының әйтеме буенча, “в суд пойдешь правды не найдешь” дигән мәкальләр дә сәбәптер. Әмма гаделлеккә ирешү өчен иң күәтлесе, һәм сивил юл, ул бик авыр юл булса да, ул мәхкәмә юлы аша ирешү.

25 октябрь көне уңаеннан Гаагада 20 ил тарафыннан Халыкара асссоцияациясе проекты башланган. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы бу Халыкара асссоцияациясе проектын хуплап, күтәреп алырга һәм бу проектта катнашырга булганнар.

Без Казан шәһәренең хокук яклау үзәгенә мөрәҗәгать иттек. Аның рәисе Игорь Шолоховка, кешеләр үзләренең хокукларын яклау буенча сезгә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр, дигән сорау бирдек. Ул менә нәрсәләр диде.

“ Милиция тарафыннан башбаштаклылык, законсызлык, армия сафларындагы золым, кешеләрне законсыз тоткарлау буенча, эзәрлекләү куллану очраклары, кешеләргә карата җәберләүләр, җәзалаулар газаплаулар, уставта язылганнарны бозу очраклары, армия сафларында коллык. Менә шундый проблемалар буенча безгә мөрәҗәгать итәләр , диде ул Казан шәһәренең хокук яклау үзәге рәисе Игорь Шолохов.

Игорь Шолохов армия сафларында хөкем сөргән гаделсезлекләр турында һәм гаделсезлекне торгызу буенча мәхкәмә эше турында да сөйләде ул.

Татарстанның Чистай шәһәре егете, Көнъяк Сахалинда хезмәт иткән Ирек Бикмухаметовның хәрби бүлек алдында агачка асылынган гәүдәсе тирәсендә шау- шулар күп булды. Әмма аның әти әнисе бу очракны мәхкәмәгә бирмичә калмаган. Хәрби хезмәткә киткән улларын югалткан ата- аналар үзләрендә көч табып, гаделлекне торгызу буенча көрәшергә мәҗбүр булалар. Һәм аңа алар мәхкәмә аша ирешәләр. Бу турыда Игорь Шолохов болай диде.

“Мәхкәмәдә безнең үзәктән дә вәкил катнашкан иде. Аларның улларының Раил Бикмөхәммәтовның армиядәге гаделсезлек аркасында үз үзенә кул салуга җиткерүләрен дәлилләгән мәхкәмә эшенең тәмамлануы турында әйтте.

Һәм улларын югалткан әти-әниләре бу суд карарын алып Русия Федерациясенең Финанс министрлыгына мөрәҗәгать итәргә тиешлеген белдерде.

Менә мин аларга кичә генә шылтыраттым, алар Мәхкәмә карары буенча Гражданлык Кодексының 1069 Матдәсе нигезендә РФ ФМ-гына мораль зыян күргән өчен, ягъни реабилитация өчен иск гариза бирергә тиешләр.” диде ул.

Шулай ук, әгәрдә урамда йөргән кешеләрне милиция туктатып, паспортларын тикшереп, паспортлары булмаса милиция машинасына утыртып милиция бүлегенә алып киткән кешеләргә үзләренең хокукларын яклар өчен алар нәрсәләр белергә тиеш дигән сорауга җавап бирде.

“Милиция хезмәткәрләре тарафыннан кешене тоткарларга нигез булып тора тик, кешенең җинаять эшләүдә, яки административ хокук бозуда шикле булуы. Ә башка очракларда , мәсәлән паспорты булмаган өчен генә һәм шәхесне ачыклау өчен генә милиция хезмәткәрләре тарафыннан кешене тоткарлау ул закон бозу була. Ә аларның моңа хакы юк. Чөнки бу алар тарфыннан кешенең хокукын һәм иреклеген бозу булып санала. Ә кешенең хокукын һәм иреклеген бозу ул- Югары мәхкәмәнең Карары буенча милиция хезмәткәрләренә карата җинаять эше кузгатырга нигез булып тора. Бу Җинаять Кодексының 286 -нчы матдәсе яки милиция хезмәткәрләре тарфынанан аларның үзләренең вазыйфаларын арттыру очракларында каралган җәза” , диде Казан шәһәренең хокук яклау үзәге рәисе Игорь Шолохов . Ул кешеләргә гаделлекне торгызу белән шөгельләнгән хокук үзәге җитәкчесе. Сез Гаделллек көненә багышланган язма тыңладыгыз.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG