Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка Кушма Штатлары Иранга карата яңа чикләүләр кертә


Америка Кушма Штатлары Иранга карата яңа чикләүләр кертә. Бу Тәһранның Гыйрак белән Якын Көнчыгыштагы террорчылык оешмаларын яклавына һәм ракеталар, атом эшләнмәләре белән сәүдә итүенә җавап рәвешендә эшләнә, дип әйтелә.

Америка Кушма Штатлары дәүләт секретаре Кондолиза Райс белән финанслар министры Генри Поулсонның уртак белдерүендә әйтелгәнчә, әлеге чикләүләр Иран Саклану министрлыгына, Ислам инкыйлабы сакчылары берләшмәсенә, шулай ук кайбер банкларга, ширкәтләргә һәм аерым кешеләргә кагыла.

Чикләүләрнең максаты – Иранны үзенең атом программасыннан һәм Гыйрактагы гыйсьянчыларга ярдәм итүдән ваз кичтерү.
XS
SM
MD
LG