Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер халкын һәр фирка Дума сайлауларына үзенчә әзерли


Булдыра алганча, кулындагы мөмкинлекләрдән файдаланып инде… Берсе генә дә илнең милли азчылыкларын исенә дә төшерми. Нигездә, бай матур тормыш, бәяләр үсүен туктату, тормышта уңай шартлар тудыру турындагы вәгъдәләр…

Хәер, вәгъдәләр генә түгел. Кемнең кулында, шуның авызында, дигәндәй, “Бердәм Рәсәй” фиркасе, үз мөмкинлекләреннән файдаланып, шәһәр эчендәге юлларны ремонтлауны иң үтемле чара дип саный кебек. Имеш, нәкъ шул фирка әгъзалары тырышлыгы аркасында юлларны төзәтү өчен акча килгән. Тик, нигәдер, бу акчага бары тик үзәк урамнар гына яңартыла. Бигрәк тә магистраль саналган Локомотивная урамы һәм Гай проспекты. Вак-төяк урамнарда чокыр өстендә чокыр булса да, аларга игътибар юк. Аларга 2-декабрьгә кадәр чират җитмәс тә кебек. Иң мөһиме – барысы да күрә торган урамнарда эш күрсәтү.

Күптән инде, 30 – 40 еллар элек, “Деловая Америка” дигән китап белән танышырга туры килгән иде. Баксаң, анда яңа юллар 76 елга ремонтсыз кулланырлык итеп төзелә икән. Әгәр шул чорда ремонт таләп ителсә, бу – төзүченең генә проблемасы. Ә безнең очракта хәтта юллар төзелеше дә сәясәткә генә буйсына. Югыйсә, болай да “Бердәм Рәсәй”нең җиңеп чыгуына шик тә юк инде. Нәчәлләрнең шул ук фирка әгъзалары булуы халыкның да “тиешле юнәлештә” тавыш бирәчәгенә нигез булып торадыр.

Шуңа да карамастан, почта тартмаларын яңадан-яңа бушлай гәзитләр белән тутыралар. Аларда бирелгән язмаларның исемнәре генә дә “Едрос”тан башка халыкны яклаучы юк икәнен исбатлыйлар.

Путин һәм Морозов “Бердәм Рәсәй”не җитәклиләр.

Президент безнең белән!

Путин бердәмрәсәйлеләрнең абруен күтәрде.

Путин Рәсәйне катастрофадан коткарды.

Яңа җиңүләргә!

Путин идеологиясе.

Оппозициянең сәяси көчсезлеге.

Идел аша күпер булачак!

Бу гәзиткә тагын икенчесе – зур форматлы “Большая политика. Ульяновск – власть и регион” дигәне өстәлде. Монысын берәмләп кенә түгел – кочаклап өләшәләр. Һәр почта тартмасын тутырып калдыралар. Аның 1-2-нче сәхифәләре – шул ук юнәлештә: Путин сәясәтенең һәр яклапа җиңүләре, шул исәптән – халыкара кимәлдә дә. Ә җирле “едрослар” бәяләр күтәрелүенә каршы көрәшәләр икән. Һәм, әлбәттә инде, өлкә башлыгы уңышларының фирка абруен күтәрүе турында. Барча язмалар да шул ук Путинның сүрәтләре белән бирелә. Аларга карасаң, чәчәк атып яшәүче илдә бер генә кыенлыклар, кыңгыр гамәлләр юк булып чыга.

Гәзитнең 3 һәм 4-енче сәхифәләре оппозицияне сүгүгә кайтып кала. “Сәяси көчсезлек” турындагысы Борщевский белән Явлинскийны тетә. Уң көчләр сәясәте “лохотрон” дип атала, коммунистларныкы – маразм һәм цинизм. Һәм Өлкәнең Кануннар чыгару җыелышында да алар һәрвакыт халыкка каршы тавыш бирәләр икән. Шулай ук ил байлыгын олигархлар кулына тапшыру да - коммунистларның җинаяте. Хәер, коммунистлар да үз гәзитләрендә үзләренчәрәк язалар, ләкин мөмкинлекләре аз: һәрхәлдә почта аша таратмыйлар, трамвайларда гына өләшәләр.

Оппозициягә “фиркасез” дип саналган “Шок” исемле гәзит тә бераз ярдәм итә кебек. Ул, нигездә, ал да гөл булып күренергә теләгән җәмгыятьнең караңгы якларын күрсәтә. Менә берничә язма исемнәре.

Түрәләр үз вазифаларын башкарулары белән мактаналар.

Район башлыгына ялагайланган өчен – бүләккә йорт.

80 яшьлек әбине 20 яшьлек ир заты көчләгән.

Милициядә кайчан да булса тәртип булырмы?

Норвегиядә нефть социализмы: һәркемгә елына 40 мең евро бирелә.

Болары – матбугат кына. Шау-шулы сайлау кампаниясен Сембер якларында да беренче булып Жириновский башлап җибәрде. Хәер, аның махсус поездда төрле өлкәләр аша йөрүе турында хәбәрләр булды инде. Жириновский партиясенең КПСС тарафыннан куштырнаклы “оппозиция” сыйфатында махсус оештырылганлыгы күптән мәгълүм булса да, бу кешенең үзенчәлекле алымнары урыс халкы йөрәгенә хуш килде, күрәсең: озын гомерле булып чыкты ул. Аның татарларны Монголиягә олактыру, урыс солдатына итекләрен Һинд океанында юу мөмкинлеге тудыру, һәр хатынга – ир, һәр иргә хатын вәгъдә итүләре… Бигрәк тә бар нәрсәне дә өстән көтеп утырырга күнеккән кавемнең йөрәгенә бал да май…

“Туган тел” оешмасы вәкилләре аның белән очрашуга, шушы вәгъдәләрен искә төшереп, аларның үтәлмәве турында сораулар әзерләп барганнар иде. Мөмкинлек булмады, очрашу Жириновскийның монологы белән чикләнде. Махсус киемле тарафдарлары аның гәзитләрен, китапларын өләштеләр. Ә кичен шул ук брошюра-гәзитләр өлкә үзәгендә яшәүчеләрнең почта тартмаларына да салынган булып чыкты. Эчтәлеге дә, исеме дә - бер үк: “ЛДПР. Русская власть.”

Югыйсә, шундый программа өчен генә дә бу фиркане ябарга кирәк иде, диләр татар милли хәрәкәте әһелләре. Монда хаклык та бардыр: Рәсәй кануннары буенча, милли һәм дини фиркаләр тыелган бит. Вил Мирзаянов оештыра башлаган Татар халкы фиркасенең тумаган килеш үтерелүе дә онытылмаган шартларда…

Хәер, азчылык милләтләр генә түгел, “Берләшкән гражданнар фронты” (ОГФ) дигән оешма да мантый алмый әле. Шушы атнада Гарри Каспаровның урынбасары Денис Дергунов килгән иде Сембергә. Максаты – бу Фронтның җирле бүлекчәсен оештыру. 50 – 60 чамасы кеше катнашлыгында узган җыелыш ОГФның Ульян төбәге бүлекчәсе рәисе итеп татар егете Тәлгать Тазюковны сайлады. 5 кешедән торган идарәгә тагын 2 татар егете кертелде: Мөнир Насыйров һәм Нурислам Алиев. Максатлары – үз тарафдарларын барлау, аларның санын үстерү. Бу тырышлыклар нинди нәтиҗә бирер – киләчәк күрсәтер.

Алда торган сайлауларда кемгә тавыш бирү турында анык сүз булмады – вакыты җиткәч, диделәр. Баксаң, аларның 56 төбәктә шундый бүлекчәләре бар икән инде. Монысы – 57-енчесе.

Айрат Ибраһим, Сембер

XS
SM
MD
LG