Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәд әл Барадеиның Иран мәсьәләсендәге белдерүе кире кагылды


АКШ Мөхәммәд әл Барадеиның Иран мәсьәләсендәге белдерүен кире какты.

Атом энергиясе халыкара агентлыгы башлыгы якшәмбе көнне Иранның атом коралы эшләвенә бернинди дә дәлилләр юк, дип белдергән иде. Әл-Барадеи Америка Кушма Штатларын Иранга карата басымны арттыра барып, “утка майны гына өсти”, дип гаепләде.

Моңа җавап итеп, АКШ дәүләт департаменты вәкиле Дана Перино:”Иран, мәгълүм булуынча, уранны баету белән шөгыльләнә һәм моңа бер генә нигезләмә була ала – ул атом бомбасын эшләргә омтыла”, - дип белдерде.
XS
SM
MD
LG