Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Бөтенрусия татар гаиләсе фонды» бүлекчәсе Мәскәүдә дә ачылачак


Үзәге Казанда булачак Бөтенрусия татар гаиләсе фонды 2006 елда, Русиянең юстиция министрлыгында рәсми теркәлгән. Хәзер инде фонд бүлекчәләре Русиянең төрле төбәкләрендә барлыкка килә башлады. Шундый бүлекләрнең берсе Мәскәүдә дә булачак. Бу хакта Татарстанның вәкәләтле вәкиллегендә башлап йөрүчеләр төркеменең җыелышы да узды. Ә инде мәскәүлеләргә бу тәкъдимне фондның башкарма директоры, табибә Миләүшә ханым Гайфуллина җиткерде. «Бөтенрусия татар гаиләсе фонды» Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдиме белән төзелгән. Аның рәисе - танылган язучы Туфан Миңнуллин.

Без Татар гаиләсе фондының башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина белән Мәскәүдә очрашып, шушы оешма турында сөйләштек. Шуның өстенә ,Татарстан хөкүмәте киләсе -2008 елны, «Гаилә елы» дип тә игълан иткән.

«Шулай да бу оешма Бөтенрусия татар гаиләсе фонды дип аталса да, аның эшчәнлеге һәр гаиләгә дә барып җитәрме икән соң ? Русия зур, татарлар сибелеп яши?» дигән сорауга Миләүшә ханым: «Барып җитәчәк. Без бит Конгресс каршында төзелгән фонд, ә инде Конгресс үзенең эшчәнлеген бөтен дөнья күләмендә алып бара, диде.

Әлбәттә, теләсә нинди оешма булмасын, матди як булмаса, аның эшләп китүе икеле хәзерге заманда. “Фондның матди ягы нәрсәгә нигезләнгән соң?” дигән сорауга Миләүшә ханым: «Без татар эшкуарлары ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Бу оешманың 18 матдәдән торган программасы да бар. без киң күләмле эшләр алып барырга җыенабыз» диде.

«Хәзерге заманның зур проблемаларының берсе – авыллардагы эчкечелек. Бигрәк тә гаилә тоткасы булган хатын-кызларның шушы юлдан китүе җәмгыятьне борчый, сез бу мәсьәләне хәл итәргә уйлыйсызмы, нәрсәдән килә бу бозыклык?» дигән сорауга Миләүшә ханым:

«Мин бу сорауга тулы җавап та бирә алмам. Бу - заман фаҗигасе. Тотрыксыз җәмгыятьтә тотрыксыз кешеләр туры юлдан тиз тайпыла. Читтән килеп урнашучылар татар авылларындагы гореф-гадәтләрне дә какшатты. Элеккеге кебек хөрмәт белән, халыктан оялып яшәү юкка чыкты. Без үзебезнең авыл кануннарын да торгызырга тиеш», диде Миләүшә ханым.

Әлбәттә, бу фондка ярдәм итүчеләр табылыр, ә менә хөкүмәт бу эшкә ничек карый соң? Бу фондның максаты нидә?» дигән сорауларга Миләүшә Гайфуллина: « Әгәр дә хөкүмәт хупламаса, бу фонд теркәлү дә ала алмас иде, алар безгә теләктәшлек белдерә. Ә инде максат безнең тигез, зыялы гаилә төзергә омтылу, үз гореф-гадәтләрне җиткерү, ятимнәргә ярдәм, олыларның хәлен белү, читтәге татар оешмаларына ярдәм итү», диде.

«Киләсе елга гаилә елы дидек. Фондның эшчәнлеге ел узганнан соң тукталып калмасмы»? дигән сорауга Миләүшә ханым: «Тукталып калмас. Безнең фонд ике ел эшли инде. Без шулай ук телевидение, мәгариф министрлыгы, язучылар, театрлар һәм башка оешмалар белән дә төрле чаралар уздырабыз. Ул эшне алга таба да дәвам итәчәкбез», диде.

Шулай итеп, 2006 елда рәсми теркәлгән, үзәге Казанда булган «Бөтенрусия татар гаиләсе фондының» бүлекчәсе Мәскәүдә дә эшли башлаячак.

Нәзифә Кәримова, Мәскәү.
XS
SM
MD
LG