Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испания мәхкәмәсе террорчыларга хөкем чыгарды


Испания мәхкәмәсе Мадридта 2004 елда булган шартлауларга бәйле эш буенча хөкем карары чыгарды. Тикшерү астында тотылучы берничә кеше үтерүләрдә һәм башка җинаятьләрдә гаепле дип танылды һәм озак елларга төрмә җәзасына хөкем ителде. Бер кешенең гаебе расланмаган һәм ул акланган.

Хөкем ителүчеләр җәмгысе - 28 кеше. Аларның күпчелеге марокканлылар, шулай ук 9-ы испанлы. Аларның берсе дә үз гаебен танымады. Прокуратура аларны “Әл-Каида” тарафдарлары булган ислам сугышчылары дип исәпли.

Мадридта 4 шәһәр яны поездында булган шартлауларда 191 кеше үлгән, ике меңләбе яраланган иде.
XS
SM
MD
LG