Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тифлистә оппозиция урам җыеннарын башлады


Тифлистә оппозиция вәкилләре урам җыеннарын башлап җибәрде. Аларның төп таләпләре – илдә парламент сайлауларын 2008 елның апрелендә үткәрү һәм сәяси тоткыннарны иреккә чыгару.

Радиобыз хәбәрчесе мәгълүматларына караганда, оппозиция вәкилләре бүген көннең икенче яртысында урамнарга йөзләрчә мең кеше чыгачак, дип белдергән булса да, анда соңрак 40 меңләп кеше килгәнлеге әйтелде.

Полиция Тифлиснең үзәгенә илтүче юлларны япты. Хакимиятләр шәһәргә армия бүлекләре кертелүе турындагы хәбәрләрне кире кага.

Кичә кич Грузия парламенты бинасы каршында алдан игълан ителмәгән җыен булды. Анда берничә мең кеше килгән иде. Арада Грузиянең төрле төбәкләреннән автобусларга төялеп килүчеләр дә күп булды.
XS
SM
MD
LG