Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстан оппозициясе җитәкчесе Беназир Бһутто өй сагы астына алынды


Пакыстанның елекке премьер-министры һәм оппозиция җитәкчесе өй сагы астына алынган. Бүген иртән, Бһутто тарафдарларының җиены башлануга берничә сәгать кала, аның Исламабадтагы өйен полиция һәм авыр техника әйләндереп ала. Бһутто өйе алдына чыгып, тарафдарларына мөрәҗәгать итте. АКШ Пакыстан хакимиятләрен оппозиция вәкилләрен иреккә чыгарырга чакырды. Елегрәк Президент Пәрвәз Мөшәррәф баш хәрби җитәкче вазыфасыннан китәргә һәм илдә сайлаулар үткәрергә әзер булуы турында әйткән иде.
XS
SM
MD
LG