Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сукырлар мәгълүматны кайдан ала?


13 ноябрь - Халыкара сукырлар көне. Әлеге көн бу дөньяны беркайчан да күрмәгән яки ниндидер фаҗигале сәбәпләр аркасында күрү сәләтен югалткан кешеләрне кайгыртырга, аларның проблемалары хакында уйларга бер этәргеч булып тора. Март аенда "Яңа гасыр" радиосы дулкынында "Азатлык" радиосының тапшыруларының вакыты кыскартылгач, бу Казан һәм республика татар җәмәгатьчелегендә ризасызлык уяткан иде. Аеруча моңа сукырлар борчуын белдерде. Алар хәтта Азатлыкны яңадан үз хәленә кайтару үтенече белән Татарстан Презиентына хат язды. Русия сукырлар оешмасының Татарстан бүлекчәсе рәисе урынбасары мәрхүм Рәис Габдуллин Казан бюросына үзләре кабул иткән мөрәҗәгатьне алып килгән иде. Хатта мондый юллар бар. “Безнең Бөтенрусия сукырлар җәмгыятенең Казан бүлегендә бер меңгә якын татар бар. Безгә сукырларга радио бердән-бер мәгълумат алу чыганагы булып тора. “Азатлык” тапшырулары безнең өчен рухи байлык та, шатлык һәм сөенеч тә. Чөнки без яңалыкны газета-журналлардан укый алмыйбыз, диелгән иде.

Татарстанда сукыр һәм начар күрүчеләргә игътибар җитәме, аларга шартлар тудырылганмы? Алар мәгълүматны каян ала?

Халыкара сукырлар көне уңаеннан Азатлык радиосы хәбәрчесе Бөтенрусия сукырлар оешмасының Казан шәһәрендәге “ Сукырлар җәмгыяте”рәисе Николай Колесников белән сөйләште. Алар бу көнне нинди чара белән билгеләп үтүләрен сөйләргә мөрәҗәгать иттек.

Беренче чиратта Колесников

Казан шәһәренең Серов урамында урнашкан сукырлар мәдәният йортында бик зур тантана баруы турында болай диде

Казан шәһәренең җирле “Сукырлар җәмгыяте”ндә быел барысы күз буенча 2000 инвалид теркәлгән. Тантанага килгән инвалидларга хәйрия ярдәмендә бүләкләр таратыла. Без сатып алдык макарон балык консервасы һәм һинд чәе. Бүгенге тантанага 550- әгъза килде. Ә йөри алмаганннарына өйләренә илтеп тапшырабыз. Бу көн уңаеннан Казан шәһәренең “ “Сукырлар җәмгыяте”нә республиканың профсоюз оешмасыннан 30 мең сум акча кертелде. Безне котларга бүләкләргә бу көнне Мәскәү һәм Совет районыннарының социаль яклау бүлекләреннән дә вәкилләр килде.

Шулай ук Николай Колесников бу көнне һәвәскәр җырчыларның артистларның килеп аларны котлап концерт куюлары турында да әйтеп үтте.

Безнең җәмгыять әгъзалары Татарстандагы радиоларны тыңларга яраталар. Шулай ук сезнең Азатлык радиосын да тыңлыйлар. Мин үзем дә бик аңлап бетермәсәм дә, тыңларга яратам. Күбрәк җырлар татарча көйләр бирсәгез иде, - диде Николай Колесников.

Күзе күрмәгән, яки, күзе бик начар күргән кешегә шәһәр шартларында яшәүе бик җиңел түгел. Чөнки шәһәр бик тиз төзелә, аның тукталыш урынннары да үзгәреп тора. Бөтен җирдә светофорлар да тавыш биреп тормый. Әмма күзе күрүдән мәхрүм булганннарның, колагы ишетү сәләте арта, аның колагы сизгеррәк була. Шуның өчен дә бик күп сукырларның мәгълүмат алу чарасы ул телевизор да түгел, кампитр да түгел. Ә гап-гади радио тыңлау.

Хәзер сезнең игътибарыгызга бу җәмгыятьнең актив әгъзасы Зәкия Зарипова фикерен тәкъдим итәбез.

“Яңа гасырны да, Азатлык”ны да, Курай радиосын да тыңлаыйбыз, безгә күбрәк халык авазын бирегез һәм җырлар күбрәк бирегез, диде ул.

Мәдәният йорты каршында махсус республика китапханәсе эшләп килә. Андагы “ сөйли торган” магнит тасмасына ясылган китаплары белән сукырлар җәмгыяте әгъзалары кулланалар. Шулай ук кем инде бөтенләй күрми, Браиль системасында язылган бармак белән тоеп укый торган китапларны да татар телендә бу республика китапханәсе бастырып чыгара.

Бүгенге көндә сукырларның хәл ителәсе мәсьәләсенең их борчыганы турында Сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Николай Колесников

аудіо

Шәһәр транспортында буш йөрү хәзер туктатылды әмма без моны кире кайтарырга телибез, диде.

Николай Колесников әйтүенчә, Русиянең канунннары бүгенге көндә сукырларның бар ихтыяҗларын да кәнагатьләндерми.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG