Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яблоко" рәсми протест белдерә


"Яблоко" фиркасе сайлауалды кампаниясе кануннарының бозылуына протест белдереп Үзәк сайлау комиссиясе һәм Русиянең Эчке эшләр министрлыгына үз шикаятен юлларга җыена. Фирка башлыгы Григорий Явлинский журналистлар алдында чыгыш ясап, даими тәртип бозу очраклары турында белдерде. "Яблоко" әгъзаләренә эш урыннарында, яшәгән җирләрендә, мәгълүмат чаралары аша басым ясала, сайлаучылар белән очрашуларга киртәләр салына, диде Явлинский. Узган тәндә Мәскәүдә "Яблоко"ның яшьләр хәрәкәте җитәкчеләренең берсе, Иван Большаков тоткарланган булган. Ул Түбән Новгородка сайлау алды кәгазләре җибәрмәкче булган.
XS
SM
MD
LG