Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә югалган мәгълүматларны эзлиләр


Премьер-министр Гордон Браун ил халкының яртысын диярлек тәшкил иткән 25 миллионнап кеше турында мәгълүматлар белән компьютер дискларының югалганы өчен гафу үтенде һәм тикшерү башланганын игълан итте. Дискларда 16 яшькә кадәр балалары булган гаиләләрнең иминият номерлары, банк хисаплары кебек мәгълүматлар булган. Алар салым хезмәтеннән эчке почта белән хөкүмәткә киткәч югалган. Оппозиция финанс министры Алистэр Дарлингы урыныннан китүен таләп итте, щмма премьер-министр Браун моны кире какты.
XS
SM
MD
LG