Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена Казаннан 46 кеше сайланды


IV Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена Казан делегатлары
IV Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена Казан делегатлары

Исемлек башында Татарстан президенты Минитмер Шәймиев тора. Аннан соң президент идарәсе башлыгы Юрий Камалтынов килә. Казан башлыгы Илсур Метшин әлеге исемлектә өченче булып килә

Исемлектә 3 министр да бар. Алар: хөкүмәт башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, финанслар министры Радик Гайзәтуллин, эчке эшләр министры Әсхәт Сәфәров. Делегатлар арасында минстр урынбасарлары, галимнәр, масмедиа вәкилләре һәм башка рәсмиләр бар.

Конгрессның Казан шурасы конференциясендә идарә рәисе Марат Латфуллин бу җыен башында башкалада башкарылган эшләр белән таныштырды. Кичекмичә тормышка ашырасы мәсьәләләргә килгәндә исә, Казан шурасының яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирәчәген әйткәч, алдагыларны санады. “Татар халкының саклануы, телнең саклануы яңарыш юлында, яңа технологияләр, казанышлар нигезендә генә алып барылырга мөмкин. Шүңа күрә бу эш беренче чиратта яшьләр өстендә булырга тиеш. Бөтендөнья татар конгрессының 3-нче корылтаендагы бурычларга өстәп, аларны дәвам итеп алдагы конгресста да Русия күләмендә татар телендә дәүләт телевидениясе һәм радио каналлары булдыруны бурыч итеп куярга кирәк. Чөнки бу бурыч үтәлмәгән. Бөтендөнья күләмендә мәктәптә укучы татар балаларын исәпкә алу һәм аларны туган телдә укытуны оештыру проблемасы бар. Чөнки, Русия күләмендә укучы татар балаларының саны билгеле түгел. Һәм аларга күпме укытучы кирәк икәне дә, аларның күпмесе туган телдә белем алганы да билгеле түгел. Русия мәгариф министрлыгында милли бүлекне яңадан торгызуны бурыч итеп куярга. Дөрестән дә советлар вакытында мондый бүлек бар иде. Ләкин хәзерге заманда ул эшләвен туктатты. Без- җәмәгатьчелек оешмалары гына мәгариф системасына зур тәэсир ясый алмыйбыз. Шуңа күрә, Русиянең соңгы канунга керткән үзгәрешләре хәзер мәктәп программаларын һәм укыту планнарын турыдан- туры Русиянең мәгариф министрлыгы гына билгели.

Татарстанның төзәтмәләр кертелгән конституциясе нигезендә, дөньядагы барлык татар халкының мәнфәгатен кайгырту өчен, Татарстанда милли эшләр буенча министрлык булдыруда да тәкъдим белән чыгарга кирәк дибез без”,- дип Марат Латфуллин башкарыласы эшләрнең кайберләрен барлап үтте.

Аннан соң мөнбәргә күтәрелгән “Үзебез” яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Резедә Сәфиуллина төп максатларының Казанда татар яшьләренең милли мохитын булдыру һәм саклау икәнлеген әйтте. “Махсус татар яшьләре өчен, бигрәк тә шәһәр яшьләре өчен чыга торган матбугат чарасы юк. Бу проект әле тормышка ашырга гына әзерләнеп килә. Шул ук яшьләр клублары, татар дискотекалары, яңа юнәлешле музыка, рок, хип-хоп пәйдә булды. Һәм монда инде төп шарт миллилекне югалтмасыннар иде”,- диде Резедә Сәфиуллина.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров үзенең чыгышы вакытында Казан шәһәрендәге мәктәп укучыларының бары тик 37 проценты гына татар телендә белем алуның зур проблема булуын атады. Шулай ук Русия күләмендә махсус татар каналы булдыру кирәклегенә дә басым ясады. Ә инде татар яшьләрен берләштерү максатында, Русиянең башка шәһәрләрендәге кебек, Казанда татар мәдәният үзәге булдырылса, анда татар яшьләре дә сыеныр иде диде. “Казан шәһәре башка шәһәрләрдән артта калырга тиеш түгел. Бездә хәзер ширкәтләрдән шәһәргә кайтарып бирелгән мәдәният үзәкләре дә җитәрлек. Шуңа күрә бер үзәккә яшьләрне беркетсәк бу бик дөрес булыр иде. Бүгенге көндә шул ук “Шәрыкъ” яшьләре дә бер кечкенә генә бинаның подвалында кичәләр уздырып яталар”,- диде Ринат Закиров.

Бу чара вакытында Казан шурасына 15 кешедән торган яңа әгъзалар сайланды. Аларның күбесе яшьләр. Оешмага да яңа җитәкче билгеләнде. Ул- Казан шәһәре думасы депутаты, эшмәкәр Фәрит Мифтахов. Аңа 39 яшь. Чәршәмбе үткән бу конференциядә барлыгы 287 кеше катнашты.

Казан шәһәре конференциясендә IV Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена сайланган делегатлар исемлеге

1. Минтимер Шәймиев
Татарстан Республикасы Президенты

2. Юрий Камалтынов
Президент Аппараты җитәкчесе

3. Илсур Метшин
Казан шәһәре мэры

4. Рафаил Хәкимов
Татарстан Президенты киңәшчесе

5. Тимур Акулов
Тышкы элемтәләр Департаменты директоры

6. Ринат Закиров
Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе

7. Зилә Вәлиева
Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, мәдәният министры

8. Госман хәзрәт Исхакый
Татарстан Республикасы мөселман диния назарәте рәисе

9. Айдар Әбрахманов
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары

10. Илшат Әминов
“Яңа гасыр“ Телерадиокомпаниясе генераль директоры

11. Рәшид Вәгыйзов
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары вәкиле

12. Рифкать Кантюков
“Таттрансгаз“ генераль директоры

13. Мәгъзүм Сәлахов
Казан Дәүләт университеты ректоры

14. Индус Таһиров
Татарстан Республикасы Дәүләт Шурасы депутаты

15. Рафик Мөхәмәтшин
Русия Ислам университеты ректоры

16. Илфакъ Ибраһимов
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе

17. Нәбирә Бикчурина-Гыйматдинова
“Идел” журналы баш мөхәррире

18. Әхмәт Мәзһәров
Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе президенты

19. Ринат Абдуллин
Татар эшкуарлары Координацион шурасы рәисе, “Кара Алтын” коммерция банкы директорлар шурасы рәисе

20. Римзил Вәлиев
“Азатлык” радиосының Казан бюросы җитәкчесе

21. Рифат Фаттахов
”Татарстан“ журналы баш мөхәррире

22.Радик Гайзатуллин
Татарстан Республикасы финанс министры

23. Әсгать Сәфәров
Татарстан Республикасы эчке эшләр министры

24. Марат Әхмәтов
Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры

25. Әгъзәм Гөбәйдуллин
Русиянең Федерация Шурасы әгъзасы

26. Дамир Исхаков
тарих фәннәре докторы, этнологик мониторингы үзәге мөдире

27. Азат Хамаев
“Татхимфармпрепараты“ генераль директоры

28. Туфан Миңнуллин
Татарстан Республикасы Дәүләт Шурасы депутаты

29. Фәрид Мифтахов
“Булгар-синтез“ генераль директоры

30. Ибраһим Хисамиев
“Казанкомпрессормаш“ генераль директоры

31. Илшат Фәрдиев
”Татэнерго” генераль директоры

32. Миңназыйм Сәфәров
“Ватаным Татарстан“ газетасы баш мөхәррире

33. Миләүшә Айтуганова
“Яңа гасыр” Телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары

34. Равил Фәйзуллин
“Казан утлары” журналы баш мөхәррире

35. Гөлзада Сафиуллина
Татарстан Республикасы халык артисты

36. Тәлгать Бариев
Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе

37. Шамил Закиров
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры

38. Миркасыйм Госманов
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты

39. Хатыйп Миңнегулов
Казан Дәүләт университеты кафедра мөдире, профессор

40. Искәндәр Гыйләҗев
Казан Дәүләт университеты татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, профессор

41. Дамир Шакиров
“Таткнигоиздат” ширкәте директоры

42. Тәлгать Абдуллин
Президент каршындагы Дәүләт торак фонды директоры

43. Җәүдәт Минәхмәтов
“Татарча көрәш ” Бөтенрусия Федерация президенты

44. Фаил Әхмәдиев
“Татарча көрәш” Казан шәһәре Федерациясе рәисе

45. Рамил Төхватуллин
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының мәдәният бүлеге җитәкчесе

46. Ирек Арсланов
Казан шәһәре Башкарма комитет бүлеге җитәкчесе

XS
SM
MD
LG