Accessibility links

Кайнар хәбәр

Генераль конструктор Әхмәтов


СССРда беренче галәм иярченен күтәрүгә 50 ел тулды
СССРда беренче галәм иярченен күтәрүгә 50 ел тулды

Өлкә түрәләрнең басмасы “Волжская коммуна” гәҗитәсе әле беркайчан да татар кешесе турында шулай зур иттереп язганы юк иде.

Язманың исеме: “Безнең һөнәребез галәмдәй чиксез.” Сүз галәм корабларының, ракеталарының белгече Равил әфәнде Әхмәтов турында бара. Самардагы атаклы космик корабларны ясаучы “ЦСКБ – Прогресс” заводында генераль конструктор булып атаклы Дмитрий Козлов эшләде, бүген шул вазыйфаны үз җилкәсенә Нургали углы Равил Әхмәтов алды.

СССРда беренче галәм иярченен күтәрүгә 50 ел тулды, ә бүгенге генераль конструкторга 59 яшь. Равил әфәнде хәрби гаиләдә 1948 елны Южно – Сахалинск шәһәрендә туа. Һәр хәрби гаилә әгъзасы буларак, Равилнең гомер башы көпчәк өстендә уза. Сахалин, Себер, Идел буе, Кавказ... Равил Әхмәтов Кутаисида урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлый, заводта токарь һөнәрен үзләштерә. Новосибирск университетында, Куйбышев политехник институтында “Сәнәгать электроникасы” буенча һөнәри белем ала. Югары уку йортын Кызыл дипломга тәмамлый һәм Самарның ЦСКБ предприятиясенә эшкә килә, һәм галәм, ракета- космик корабларның көтелмәгән ситуацияләрдән уңышлы чыгу проблемаларын чишү юлы өстендә эшли башлый.

Равил Әхмәтов ракеталарны, космик двигательләрне, идарә системасын җиде ел буена өйрәнә, гомере буена космик полигоннарда. Ә менә 2005 елны тулысынча Байконурда яши. Соңгы елларда галәм киңлегенә ракеталар, кораблар җибәрү буенча “техник җитәкче” вазыйфасын башкара. Менә шундый гаҗәеп колачлы белем таләп иткән галәм һөнәрчесенә 2005 елның декабрендә Самардагы “ЦСКБ – Прогресс” заводында генераль конструктор должностен тәкъдим итәләр. Тирә- юнендәге белгечләр фикеренчә, Нургали углы Равил әхмәтов эрудит, ул ракета техникасын да, галәм тематикасын да, электрониканы да, кампитр техникасын да камил белә, инглиз телендә яхшы сөйләшә.

Нургали углы Равил Әхмәтов үз һөнәре турында болай ди: “Ракета – космос һөнәрендә үз гомереңә камилләшергә була, ләкин дә аны үзләштереп бетерү мөмкин түгел. Бу һөнәр галәмдәй чиксез”,- ди техник фәннәр кандидаты Равил Әхмәтов.

XS
SM
MD
LG