Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров Косово мәсьсәләсен чишүне вакыт белән чикләмәскә чакыра


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Косово мәсьсәләсе, Белград һәм Приштина арасындагы туры сөйләшүләр юлы аша гына хәл ителергә тиеш, дип белдерде. Лавров аларны вакыт ягыннан чикләмәскә чакырды. Бу белдерүне ул Мәскәүдә, Сербия тышкы эшләр министры Вук Йеремич белән очрашудан соң ясады. 10 декабердә халыкара арадашчылар төркеме БМОга, Косово статусы мәсьәләсендә сөйләшүләрнең нәтиҗәсе белән таныштырырга тиеш. Косово албаннары илләренең мөстәкыйль булуын тели, Белград аларга киң хокуклы мөхтәрият кенә бирергә риза.
XS
SM
MD
LG