Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрактагы террор гамәлләрендә 18 кеше үлде


Бүген Гыйрактагы террор гамәлләре сәбәпле кимендә 18 кеше үлде. Багдатта, Газиз базарында булган шартлауда 13 кеше һәлак була, 60лап кеше яралана. Бу базарда гыйнвар аенда гына 15 кеше үлгән иде. Мосул шәһәрендә, Гыйракның төньягында, интихарчы миналанган машинасы белән полиция кешеләренә бәрелгән. 5 кеше үлгән, алар арасында полициянең ике хезмәткәре дә бар.
XS
SM
MD
LG